Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тукай районында бала насос станциясе торбасына эләгеп үлгән

Бүгенге фаҗига Тукай районының "Прибрежный" бакчачылык ширкәтендәге күлдә булган. 2005 елгы малай насос станциясе торбасына эләгеп җан биргән. Вакыйганы үз күзе белән күрүчеләр әйтүенчә, малай торба янында су коенган. Суыру урыныда рәшәткәләр булмау сәбәпле, баланы торбага таба сөйрәп ала башлаган. Моны күреп торган әти кеше тизрәк ярдәмгә ашыккан. Әмма улын...

Бүгенге фаҗига Тукай районының "Прибрежный" бакчачылык ширкәтендәге күлдә булган. 2005 елгы малай насос станциясе торбасына эләгеп җан биргән.

Вакыйганы үз күзе белән күрүчеләр әйтүенчә, малай торба янында су коенган. Суыру урыныда рәшәткәләр булмау сәбәпле, баланы торбага таба сөйрәп ала башлаган. Моны күреп торган әти кеше тизрәк ярдәмгә ашыккан. Әмма улын коткарып кала алмаган. Алай гына да түгел, хәтта үзен дә улы артыннан сөйрәп ала язган. Шуннан ул "112" хезмәтенә шалтыраткан.

Ни кызганыч, кискәләнеп беткән бала тәнен насосны сүткәннән соң калдыклап җыеп алырга туры килгән. Тикшерү эше бара.

Хәсрәт килгән гаиләнең авыр кайгысын уртаклашабыз...

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев