Теләче Информ

Тыкрыктагы кишәрлекне канунлы рәвештә сатып алырга мөмкин — Алмаз Абдрахманов

Авыл җирлекләрендә тыкрыкларны канунлы рәвештә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Росреестрның Татарстан буенча федераль кадастр палатасы җитәкчесе урынбасары Алмаз Абдрахманов "Татар-информ"мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә шулай дип белдерде. Ул шулай ук тыкрыкны канунсыз "яулаучылар" белән ни рәвешле көрәшеп булуын да аңлатты. "Бу мәсьәләне чишәр өчен җирле үзидарә органнары, район башкарма комитетында муниципаль контроль...

Реклама

Авыл җирлекләрендә тыкрыкларны канунлы рәвештә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Росреестрның Татарстан буенча федераль кадастр палатасы җитәкчесе урынбасары Алмаз Абдрахманов "Татар-информ"мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә шулай дип белдерде. Ул шулай ук тыкрыкны канунсыз "яулаучылар" белән ни рәвешле көрәшеп булуын да аңлатты.

"Бу мәсьәләне чишәр өчен җирле үзидарә органнары, район башкарма комитетында муниципаль контроль дигән хезмәт бар. Шулай ук Росреестр идарәсендә дәүләт-җир контроле хезмәте дә эшли. Аларга мөрәҗәгать була икән, шул урынга барып, кишәрлекне карыйлар. Əйтик кешенең кадастр теркәве буенча 10 сотый җире булып, тыкрыкны үзләштерү нәтиҗәсендә чынлыкта 12 сотый килеп чыкса, җирне үзләштерүчегә кисәтү ясала һәм кишәрлекне элеккеге хәленә кайтару өчен вакыт бирелә", - диде Алмаз Абдрахманов.

"Тыкрык җир кишәрлеге территориясенә хаталанып кергән, яисә җир кишәрлеге элек шулай булган, тик документлаштырылмаган икән, муниципаль берәмлекнең башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә була.

Хәзер хөкүмәт җирләрен шәхси кулларга яңадан бүлеп бирү дә бар. Җирле үзидарә органы ул җирне бирергә каршы түгел икән, шул чагында үзидарә органына гариза язарга кирәк. Шулай итеп, җирле үзидарә органы карары нигезендә өстәмә җирне сатып алырга мөмкин", - дип аңлатма бирде белгеч.

Татар Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: