Җинаять кылуда шикле адәм - 1984 елгы Николай Михеев һәм аның корбаннары гаиләсендә полиция хезмәткәрләре дә бар, диелә ТАСС тараткан хәбәрдә. Үлүчеләрнең өчесе - 1929 елгы хатын-кыз, 1983 елгы ир-ат һәм аның 1954 елгы әнисе дә күп тапкыр пычак белән чәнчелгән. Алар җинаять кылуда шикле кеше белән таныш булган, диелә. Шикле бәндә моңа кадәр хөкем ителмәгән. Аның өен тентегәннән соң, әнисе үз-үзенә кул салган.
Татарстанда аның ташлап калдырылган машинасы табылган.
чыганак: intertat.ru