Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чаллыда Уфа кызы үтерелгән

Әлеге кызның үле гәүдәсе 11 август кичендә табып алына. Фатир хуҗасы анда яшәүче кызның хәлен белергә килсә, аның шәрә үле гәүдәсенә тап була. Башкортстаннан килеп Чаллыда яшәүче 23 яшьлек кызның тәненә - муены, йөрәге һәм башка урыннарына пычак белән кадап үтергәннәр. Кайнар эзләрдән шул ук көнне 21 яшьлек егет тоткарлана....

Әлеге кызның үле гәүдәсе 11 август кичендә табып алына. Фатир хуҗасы анда яшәүче кызның хәлен белергә килсә, аның шәрә үле гәүдәсенә тап була.

Башкортстаннан килеп Чаллыда яшәүче 23 яшьлек кызның тәненә - муены, йөрәге һәм башка урыннарына пычак белән кадап үтергәннәр. Кайнар эзләрдән шул ук көнне 21 яшьлек егет тоткарлана. Ул гаебен таныган.

Үтерелгән кыз тәне белән сату иткән, дип яза "Челнинские известия". Үтерүдә шикләнелүче егет әйтүенчә, кичке яратышудан соң алар арасында бәхәс чыга. Егет акчасын янга калдырырга теләп, яңа гына булган рәхәтлек өчен кыз сораган сумманың бик аз өлешен генә бирә. Билгеле, моңа кызның ачуы кабара, ул егеткә теләсә-нәрсә әйтеп кычкыра. Кызу канлы егет аш бүлмәсеннән пычак алып, кызны явызларча үтерә.

Тоткарланучы егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев