Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Уфа табиблары 1 яшьлек баланың гомерен саклап кала алды

Уфа хирурглары гидрогель шарчыклары йоткан 1 яшьлек баланың гомерен саклап калды.

 “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, сабый ике операция кичергән һәм бер айга якын дәваханәдә яткан.

Табиблар сабыйга ике атна диагноз куя алмый иза чиккән. Алар шеш бар дип куркып, операция ясаган һәм шунда гына эшнең нәрсәдә икәнен күргәннәр. Төбәктә бу очрак беренче генә тапкыр теркәлми – ике тапкыр инде табибларга ачык операция ясарга туры килгән.
 
Бу шарчыкларны (авагрунт дип тә йөртәләр аларны) флористлар туфракның дымлылыгын саклау өчен куллана .Хәзер аларны балалар өчен үстерүче уеннарда да файдалана башлаганнар. Суга салгач, шарчыклар берничә тапкырга бүртә. Кеше ашказанында да ул бу үзенчәлекләрен саклый.
 
 
 

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев