Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Уфа укытучысы, мәктәптә бала табып, баласын сумкага яшереп куйган

Башкортстан башкаласының Калинин районында яшәгән укытучыга 40 яшь булган. Аның өч баласы булуы билгеле. Балага җиде ай булганлыгы билгеле. Укытучы ханым бала табу өчен таблеткалар эчә башлаган. Аның тулгагы башлана, ул баласын таба һәм бераздан аңын югалта. "Ашыгыч ярдәм" ханымның бала тапканлыгын ачыклый һәм баланы эзләргә керешәләр. Әмма бөтен мәктәпне...

Башкортстан башкаласының Калинин районында яшәгән укытучыга 40 яшь булган. Аның өч баласы булуы билгеле.

Балага җиде ай булганлыгы билгеле. Укытучы ханым бала табу өчен таблеткалар эчә башлаган. Аның тулгагы башлана, ул баласын таба һәм бераздан аңын югалта. "Ашыгыч ярдәм" ханымның бала тапканлыгын ачыклый һәм баланы эзләргә керешәләр. Әмма бөтен мәктәпне айкап чыксалар да, баланы таба алмыйлар. Баланы соңрак... ханымның сумкасында табалар! Ул баласын пакетка төреп сумкасына салган була.

Тикшерү комитеты баланың ни сәбәпле үлгәнлеген ачыклый. Ханым кияүдә булмаган, аның өч баласы бар. Ни сәбәпледер, ул дүртенче балага узгач, гинекологка исәпкә басмаган.

Аңына килгән ханым баланың үле тууын әйткән. Тикшерүчеләр медицина экспертизасы нәтиҗәләре билгеле булганчы, бу сүзләрне шик астына ала.

Бу хакта "Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев