Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Уку чорында бала тапкан студент әниләрне бюджет урыннарына күчерергә ниятлиләр

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларда һәм көллиятләрдә түләүле бүлектә уку чорында бала тапкан студент әниләрне бюджет урыннарына күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Министрлык боерыгының проекты интернетта иҗтимагый фикер алышуга куелган, аны 1 апрельдә төгәлләү ниятләнә. "Приказ проекты тарафыннан түләүле укудан түләүсезгә күчәргә хокуклы гражданарның яңа категориясе:...

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларда һәм көллиятләрдә түләүле бүлектә уку чорында бала тапкан студент әниләрне бюджет урыннарына күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Министрлык боерыгының проекты интернетта иҗтимагый фикер алышуга куелган, аны 1 апрельдә төгәлләү ниятләнә.

"Приказ проекты тарафыннан түләүле укудан түләүсезгә күчәргә хокуклы гражданарның яңа категориясе: уку чорында бала тапкан студент әниләр белән исемлекне тулыландырырга тәкъдим ителә", - диелә документка аңлатма текстында.

Шуның белән бергә, "Интерфакска" Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәгендә түләүсез укуга академик бурычлары, шулай ук укуга түләүдә бурычлары булмаганнар гына күчереләчәген җиткерәләр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев