Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Уку елы кайда кайчан башлана?

Башлангыч һәм урта уку йортлары системасы барлыкка килү XVIII гасырга барып тоташа. Аларны реформатор патша Петр I булдыра. Ләкин ул, төгәл кеше булуына да карамастан, уку йортларында дәресләр башлануны бер датага билгели алмый. Ул вакыттагы рәсми документларда укучыларның, гадәттә, кыр эшләре беткәч, октябрь яки ноябрь айларында укырга йөри башлаулары теркәлгән.

Ә инде 1980 елдан 1 сентябрь бәйрәм көне буларак билгеләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1984 елның 15 июнендәге указы белән Белем көне игълан ителә.
Төгәл укырга бару көне булмаган илләр бүген дә бар. Мәсәлән:
– Бөекбритания, Канада һәм АКШ мәктәпләрендә уку сентябрьнең беренче сишәмбесеннән башлана;
– Германия һәм Венгрия уку йортларының үз графигы бар. Аларда августтан сентябрьгә кадәр укырга бару каралган. Даниядә шулай ук август урталарында укый башлыйлар;
– Испаниядә, безнең XIX гасырдагы кебек, хуҗалык эшләре тәмамлангач укырга баралар. Ләкин октябрьнең береннән дә соңга калмыйлар.
– Һиндстан һәм Норвегиядә апрель аенда укый башлыйлар;
– Филиппинда июньдә, Таиландта – майда, Сингапурда гыйнвар аенда укырга юлланалар.
Ә менә Франциядә беренче уку көнен һәр мәктәп үзенчә билгели.
Грециядә – 12, ә Швециядә 17 августта укырга баралар. Грузиядә уку 17 сентябрь көнне башлана. Италиядә – 1 октябрьдә. Ә менә Австралиядә – 1 февральдә. Япониядә исә безнеңчә Алдау көне – 1 апрельдә.
1 сентябрьне безнеңчә Чехия, Израиль, Украина, Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Төркмәнстан, Молдова, Балтыйк буе илләрендә каршылыйлар.
Ә менә Палестинада Белем бәйрәмен бөтенләй белмиләр. Шулай ук беренче сыйныф укучылары тәүге уку атнасында мәктәпкә әти-әнисе белән генә йөри. Бу – бала яхшырак күнексен, өйрәнеп китсен өчен эшләнә. Шунысы да кызыклы, беренче уку көнендә алар дәрес укымый, тик мәктәптә һәм аның тирәсендә экскурсиядә генә йөри.

 

Чыганак:http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/uku-ely-kayda-kaychan-bashlana

Фото:https://pixabay.com/ru/mozlase_

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев