Уку йортына кергәндә медицина белешмәсе кирәк булмаска да мөмкин
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы югары уку йортларына кергәндә медицина белешмәсе соралу таләбен кире кагучы тәкъдим әзерли башлаган. Бу хакта идарә тармагының рәсми вәкиле Олег Салагай җиткергән. Аның сүзләренчә, уку йортына кергәндә медицина белешмәсе, ел саен диспансеризация үткәрелгәнлектән, мөһимлеген югалтты. Чөнки диспансеризация кысаларында балалар һәм үсмерләрнең сәламәтлеге күзәтү астында була. Әлеге...
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы югары уку йортларына кергәндә медицина белешмәсе соралу таләбен кире кагучы тәкъдим әзерли башлаган.
Бу хакта идарә тармагының рәсми вәкиле Олег Салагай җиткергән. Аның сүзләренчә, уку йортына кергәндә медицина белешмәсе, ел саен диспансеризация үткәрелгәнлектән, мөһимлеген югалтты. Чөнки диспансеризация кысаларында балалар һәм үсмерләрнең сәламәтлеге күзәтү астында була. Әлеге белешмәне кире кагу 4 млрд. сумнан артык акчаны янга калдырачак, диелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев