Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Улюкаев пенсия яшен 63кә кадәр күтәрергә тәкъдим итте

Россиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында пенсия яшен әкренләп күтәрүне 2018 елдан соң башларга мөмкин. «Новости» мәгълүмат агентлыгы белдергәнчә, Петербург халыкара икътисади форумында РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев шундый фикер белдергән. "Пенсия яшен күтәрү - ул табигый карар дип саныйм", - диде министр. Аның тәкъдиме буенча ир-атлар өчен 6...

Россиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында пенсия яшен әкренләп күтәрүне 2018 елдан соң башларга мөмкин.

«Новости» мәгълүмат агентлыгы белдергәнчә, Петербург халыкара икътисади форумында РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев шундый фикер белдергән.

"Пенсия яшен күтәрү - ул табигый карар дип саныйм", - диде министр. Аның тәкъдиме буенча ир-атлар өчен 6 елда пенсиягә чыгу яше 63 яшькә кадәр арттырылырга мөмкин, хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен 16 елда 55кә җиткерү турында сүз бара.

Улюкаев, аның ведомствосы 2017 елга пенсиянең туплама өлешен "туңдыру"ны озайтуга каршы булуын билгеләп үтте. "Барлык вариантлар буенча фикер алышабыз. "Туңдыру" процессы да, Финанслар министрлыгы белән Үзәк банкның искиткеч проекты буенча да фикер алышулар бара, - диде Улюкаев. - Минем тәкъдим - бернигә тимәскә".

РФ икътисади үсеш министры пенсияне озак вакытлы инвестицион проект белән чагыштырды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев