Дөрес, талпаннар һөҗүменә дучар булучылар саны узган елгыдан әллә ни аерылмый икән. Талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы эләктерү очраклары әлегә теркәлмәгән.
Канэчкеч бөҗәкләр урман, яшел ял итү зонасы һәм дачада булучыларга күбрәк кадала. Татарстанда һөнәрләре белән бәйле рәвештә талпан энцефалиты йоктыру куркынычы зур булган 4573 кеше махсус вакцина ясаткан.