Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

«Вамин» турында берничә роман язарга һәм спектакль куярга мөмкин иде – Фатыйх Сибагатуллин

Россия Дәүләт Думасы депутаты, язучы, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Г.Камал театрыннан идеологик спектакльләр көтүен әйтте. Депутат Фатыйх Сибагатуллин Г.Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләре вакытында «Хуҗа Насретдин», «Галиябану», «Бармы ришвәттән дәва?», «Мәхәббәт ФМ» спектакльләрен карагач, соңгы елларда татар театрының прогрессивлашуын һәм үсешен билгеләп үтте. Гастрольләрнең...

Россия Дәүләт Думасы депутаты, язучы, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Г.Камал театрыннан идеологик спектакльләр көтүен әйтте.

Депутат Фатыйх Сибагатуллин Г.Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләре вакытында «Хуҗа Насретдин», «Галиябану», «Бармы ришвәттән дәва?», «Мәхәббәт ФМ» спектакльләрен карагач, соңгы елларда татар театрының прогрессивлашуын һәм үсешен билгеләп үтте.

Гастрольләрнең төп нәтиҗәсе - яшьләрне татар мәдәниятенә тарту. "Спектакльләргә бик күп яшьләр килүенә мин бик шат. Элек традиция буенча театрга өлкән һәм урта буын йөри иде, ә хәзер татар яшьләре татар театры, бигрәк тә камаллылар белән кызыксына. Спектакльдә кызларның джинсадан килгәннәре очрый, менә бу мине борчый", - дип сөйләде «Татар-информ»га Фатыйх Сибагатуллин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше актерлар Илдар һәм Искәндәр Хәйруллиннар уенын аеруча билгеләп үтте. «Илдар Хәйруллин иҗатта зур уңышларга иреште. Ул беркайчан да үзен театрның бөек плеядасын дәвам итүче буларак халыктан аермады», - диде Дәүләт Думасы депутаты.

Дәүләт Думасы депутаты Камал театрына шулай ук идеологияле спектакльләр кирәк, дип саный. «Тормышчан әсәрләр куярга кирәк. Мәсәлән, «Вамин» турында берничә роман язарга һәм берничә спектакль куярга мөмкин иде. Шулай ук ни өчен нефтьчеләр турында спектакльләр юк?», - дип җиткерде Фатыйх Сибагатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X