Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Васильева 2020 елдан барлык укытучыларның мәҗбүри аттестация узачагын әйтте

Педагогларны аттестацияләүнең яңа моделе хәзерге вакытта 19 төбәктә сынау уза.

Педагогларны аттестацияләүнең яңа моделе 2020 елдан мәҗбүри гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Ольга Васильева ТАССка яңа уку елына багышланган интервьюда әйтте.

"Белгәнегезчә, хәзер педагоглар аттестациясенең яңа моделен – "Укытучы үсешенең милли системасы"н - 19 пилот төбәктә сынап карау уздырыла. Максат ачык, аны президент Путин Май указында: Россия мәгарифенең глобальле көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүгә, сыйфаты буенча безнең илнең дөньядагы әйдәп баручы ун державасына кертүгә ирешергә, дип белдерде, диде Васильева.

Министрлык башлыгы 2020 елдан барлык укытучыларга аттестация мәҗбүри булачагын өстәп әйтте.

  • 2016 елга кадәр Россия мәгариф һәм фән министры вазифасын биләгән Дмитрий Ливанов "Педагогның (мәктәпкәчә, гомуми башлангыч, гомуми төп, гомуми урта белем бирү педагог эшчәнлеге) (тәрбияче, укытучы)" профессиональ стандартын кертү кирәклеген, аның нигезендә педагогик югары уку йортларында укытучыларны профессиональ әзерләү программасын эшләү кирәклеген белдергән иде.

 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев