Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Велосипедта узышу буенча Татарстан чемпионаты үткәрелә

24 июльдә уза торган ярышларда һәр теләгән кеше катнаша ала. Дөрес, үзең белән шоссе велосипедың, шлемың һәм, иң мөһиме - әзерлегең булырга тиеш. Татарстанда "KazanRing Canyon" автодромында велоспорт-шоссе буенча ТР ачык чемпионаты үткәрелә. Катнашырга теләк белдерүчеләргә гомуми озынлыгы 35 чакрым булган ара узарга туры киләчәк. Узышларда 16 яшькә кадәрге спортчылар...

24 июльдә уза торган ярышларда һәр теләгән кеше катнаша ала. Дөрес, үзең белән шоссе велосипедың, шлемың һәм, иң мөһиме - әзерлегең булырга тиеш.

Татарстанда "KazanRing Canyon" автодромында велоспорт-шоссе буенча ТР ачык чемпионаты үткәрелә. Катнашырга теләк белдерүчеләргә гомуми озынлыгы 35 чакрым булган ара узарга туры киләчәк. Узышларда 16 яшькә кадәрге спортчылар аерым категориядә көч сынаша.

Тамашачылар һәм катнашучыларга күңелсез булмаячак - ярыш программасында балалар өчен узышлар, партнерлардан конкурслар һәм төрле күңел ачу чаралары да бар, ди оештыручылар.

Ярышлар иртәнге сәгать 9да башлана.'

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев