Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Венесуэла Президентын үтерергә омтылыш мизгеле видеога эләккән

4 августта Каракаста хәрби парад вакытында Венесуэла Президентына һөҗүм булган.

Венесуэла Президентын үтерергә омтылыш мизгеле видеога эләккән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Видео вариантын Ruptl үзенең Yotub каналында урнаштырган. Анда Мадуро чыгыш ясаганда шартлау яңгыраган. Венесуэла Президенты бүленеп, күккә караган һәм чыгышын дәвам итәргә уйлаган. Әмма сакчылар аны махсус броньле саклагычлар белән каплаган һәм алып киткән.

Парадтан Венесуэла телевидениесе шулай ук турыдан-туры трансляция алып барган. Язмада Президентның сөйләү вакыты, шартлау бар һәм шуннан соң камера солдатларны төшерүгә борылган. 10 секундтан солдатлар йөгерә башлый – шул вакытта яңалыклар заставкасы куелган.

Кичә, 4 августта Каракаста хәрби парад вакытында Венесуэла Президентына һөҗүм булган. Алдан “Татар-информ” Президентны үтерергә омтылыш шартлаткыч дроннар ярдәмендә булган дип хәбәр иткән иде.

 

Фото: кадр из видео

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/05/169137/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев