Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Вертолеттан яхшы күренә: министр Татарстанның чисталыгын тикшергән

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм министр урынбасары Фаяз Шакиров чисталыкны тикшерү максатыннан вертолет белән республика районнарын әйләнеп чыккан. Очыш вакытында Актаныш, Әгерҗе, Әлки, Аксубай, Алексеевск, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Спас, Тукай, Чистай районнары биләмәләренең чиста булу-булмавы тикшерелгән. Шул бер рейд...

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм министр урынбасары Фаяз Шакиров чисталыкны тикшерү максатыннан вертолет белән республика районнарын әйләнеп чыккан.

Очыш вакытында Актаныш, Әгерҗе, Әлки, Аксубай, Алексеевск, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Спас, Тукай, Чистай районнары биләмәләренең чиста булу-булмавы тикшерелгән. Шул бер рейд вакытында гына да табигатьне саклау канунының 140тан артык тапкыр бозылу очрагы ачыкланган. Аларның 100дән артыгы - гомум кулланыштагы су объектына һәм аның яр буе полосасы буена гражданнарның ирекле керүен чикләү.


Министр һәм аның урынбасары күзәтүеннән соң министрлыкның Кама буе, Кама аръягы, Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары урыннарда булып, административ чаралар күрәчәк.

- Канунсыз һәр чүплек "Татарстанның экологик картасы"на кертелергә тиеш. Шул рәвешле, һәр мәгълүмат хакында республика халкы да белеп тора алачак, - ди Фәрит Габделганиев. - Санитар-экология икеайлыгы кысаларында табигатьне саклау кануннарының бозылу очракларын ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X