Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ветеранны бәйләп, кыйнап, талап чыгып китәләр

Уфа районында яшәүче 4 ир-егет ветеранны талауда гаепләнә.

Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, аларның өчесе элек хөкемгә тарттырылган булган.
Гыйнвар аенда төнлә Октябрьское авылында хәмер эчеп утырганда араларыннан берсе моңа кадәр ярдәм итеп йөргән 93 яшьлек пенсионер әбине таларга тәкъдим итә. Ирләр лом белән әби йортының тәрәзәләрен ачалар, ветеранны бәйлиләр һәм кыйныйлар. Ахырда пенсионерның бөтен наградаларын, акчаларын һәм азык-төлеген алып чыгып китәләр. Җинаятьчеләр киткәч, пенсионер әби әсирлектән котыла һәм танышларына шалтырата. 
 
– Урланган әйберләр: “Батырлык өчен” медале, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Жуков” медале, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” һәм башка. Караклар аларны сатарга өлгерми, чөнки хокук саклау органнары аларны кулга ала. Тулысынча гаепләрен таныдылар һәм әле сак астында, – диләр республика прокуратурасында. 
 
Мондый хәбәрне ишетү күңелдә авыр тойгылар уята, күз яшьләренә буылмыйча укып булмый. Олы кешегә, ветеранга ни кыланып кул күтәрмәк кирәк? Наградаларның ветеран өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын гаепләнүчеләр күз алдына китерә микән?
---    
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев