Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Вьетнамда яңа ачылган уникаль күперне «куллар» тотып тора

Вьетнамның Дананг шәһәрендә җәяүлеләр өчен эшләнгән уникаль булган яңа күпер ачылган.

Аны тау кыясыннан килеп чыккан гигант зурлыктагы куллар тотып тора. Кул рәвешендә ясалган әлеге терәүләр корыч һәм пыяла җепселләреннән эшләнгән, архитекторлар тырышлыгы белән алар таштан кисеп ясалган кебек күренә.

Bored Panda порталында язылганча, 150 метр озынлыктагы әлеге күпер диңгездән 1400 метр биеклектә урнашкан. Аны бер еллап ясаганнар. Бу конструкция Ба На курорты калкулыклары өстеннән күтәрелә.

Яңарак кына ачылуына карамастан, социаль челтәрләрдә күпернең төрле ракурслардан төшерелгән фотолары таралган инде.

 

3_f811fb87

 

1_a06b64f6

 

Фото://twitter.com/vietnamvisactr

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев