Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Видео: Балида Агунг вулканы ата башлаган

Индонезиянең Бали утравында бүген Агунг вулканы ата башлаган, дип хәбәр итә "Интерфакс". Бали - Һиндстан океанындагы утрау, ул Индонезиягә карый. Аның халкы 4 млн кешедән артык. Утрау туристик юнәлеш өчен популяр булып тора, ул серфинг һәм дайвинг буенча дөнья үзәкләренең берсе. Вулкан көннең икенче яртысында ата башлаган, төтен баганасы 700...

Индонезиянең Бали утравында бүген Агунг вулканы ата башлаган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Бали - Һиндстан океанындагы утрау, ул Индонезиягә карый. Аның халкы 4 млн кешедән артык. Утрау туристик юнәлеш өчен популяр булып тора, ул серфинг һәм дайвинг буенча дөнья үзәкләренең берсе.

Вулкан көннең икенче яртысында ата башлаган, төтен баганасы 700 метрга кадәр күтәрелгән. Кешеләргә вулканга 5,5 - 6 чакрым радиуста якын булмаска киңәш итәләр.

Индонезиянең Россиядәге илчелеге Бали утравында булган Россия туристларын югары дәрәҗәдә саклык чараларын күрергә чакыра. Узган ел утрауда 75 мең россияле булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев