Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Видеотеркәү приборы яшерен куелырга тиешме

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ башлыгы сүзләренә караганда, техника дөрес куела Республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү приборлары дөрес куела. Бу хакта бүген ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов белдерде. Бүген Рифкать Миңнеханов ММЧда барлыкка килгән мәкаләләр буенча җиһазны урнаштыру һәм эшләве буенча үз фикерен белдерде. Видеотеркәү приборы белгечләргә язып...

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ башлыгы сүзләренә караганда, техника дөрес куела

Республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү приборлары дөрес куела. Бу хакта бүген ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов белдерде.

Бүген Рифкать Миңнеханов ММЧда барлыкка килгән мәкаләләр буенча җиһазны урнаштыру һәм эшләве буенча үз фикерен белдерде.

Видеотеркәү приборы белгечләргә язып бирелә, алар техниканы билгеле урыннарга куялар. "Белгечләр аны эшкә әзерли, шулай ук бу приборга чит затларны якын китермәү дә алар вәкаләтенә керә. Приборны урнаштыру һәм көйләү, приборның дөрес эшләмәве өчен хезмәткәр җаваплы", - дип аңлатты республиканың баш автоинспекторы.

Видеотеркәү комплексы бер метрлы треногадан тора, прибор шунда урнаштырылырга тиеш. Кагыйдә буенча приборны урнаштыру биеклеге 30 см дан 2 метрга кадәр, дип шәрехләде Рифкать Миңнеханов. Шулай итеп, техниканың башка җиргә урнаштырылуы хокук бозуга керми, бары тик аппаратны ныклап беркетергә кирәк.

Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, комплексның эшкә сәләтлелеге электр тапшыру линияләренә йогынты ясамый. Моннан тыш, норматив документларында аппаратның күренә торган урында яки күренми торган урында булырга тиешлеге турында әйтелмәгән.

Бүген республикада 287 видеотеркәү приборы эшли. 1174 полосада тизлек режимы контрольда тотыла. Ел ахырына кадәр тагын 200 полосаны контрольда тоту планлаштырыла. Участокта приборлар күп булса, ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була, ә 1-2 прибор нәтиҗә бирми", - дип билгеләп үтте ул.

Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, контроль системасын кертү юлда транспорт һәлакәтләре санын киметү мөмкинлеге бирде. "Әгәр 2004 елда һәр өченче транспорт һәлакәте тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыкса, хәзер - һәр алтынчы", - диде ул.

чыганак:http://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X