Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Владимир Путин ялган хәбәрләрне тыю турында законны имзалады

Фейк-хәбәрләр тараткан өчен штраф 1,5 млн сумга кадәр була.

Россия Президенты Владимир Путин дөрес булмаган һәм фактларны дөрес күрсәтмәгән хәбәрләрне (фейк) блокировкалауны күздә тоткан законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Бу закон Россия Генераль прокуроры яисә аның урынбасарлары таләбе буенча керү чикләнгән мәгълүмат исемлеген тулыландыра. Аерым алганда, "мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә дөрес хәбәрләр рәвешендә тәкъдим ителгән ялган мәгълүмат тарату тыела". 

Рәсми теркәлгән интернет-ресурсларда мондый мәгълүмат булганда, Россия генераль прокуроры яки аның урынбасарлары Роскомнадзорга мөрәҗәгать итә. Алар бу сайтларга керүне чикләүне таләп итәчәк.

 

Роскомнадзор исә ресурсның редакциясенә хәбәр итеп, ялган мәгълүматны алып ташларга кушачак. Басма дөрес булмаган хәбәрне бетерергә тиеш була. Әгәр ялган хәбәр бетерелмәсә, Роскомнадзор элемтә операторларыннан бу сайтка керүне чикләүне таләп итәчәк.

Законны бозган очракта, штраф рәвешендә 1,5 млн сумга кадәр җаваплылык билгеләнә. Административ хокук бозган гражданнар өчен штраф 30 меңнән 100 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 60 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 500 мең сумга кадәр булачак.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X