Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Владимир Путинның матбугат конференциясе рекордлы санда журналистларны җыя

Бүген Россия Президенты Владимир Путин унберенче тапкыр матбугат конференциясе уздыра. Президентның "еллык хисабы" Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә үткәрелә. 12:00 сәгатьтә башланачак матбугат конференциясе вакыт буенча чикләнмәгән. Владимир Путинның гаммәви мәгълүмат чарасы вәкилләре белән быелгы очрашуы рекордлы санда журналистларны үзенә җыя - 1390 каләм әһеле. Чагыштыру өчен: Владимир Путинның беренче матбугат...

Бүген Россия Президенты Владимир Путин унберенче тапкыр матбугат конференциясе уздыра. Президентның "еллык хисабы" Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә үткәрелә. 12:00 сәгатьтә башланачак матбугат конференциясе вакыт буенча чикләнмәгән.

Владимир Путинның гаммәви мәгълүмат чарасы вәкилләре белән быелгы очрашуы рекордлы санда журналистларны үзенә җыя - 1390 каләм әһеле. Чагыштыру өчен: Владимир Путинның беренче матбугат конференциясенә, 2001 елда, 500дән артык журналист аккредитация узган иде. 2002 һәм 2003 елларда аларның саны 700дән артып китте. 2004тә - 750ләп, 2007дә - 1132, 2008дә - 1364, 2013тә - 1327, ә 2014 елда - 1259 журналист ил башлыгына сорау бирергә "чират торган".

Иң озакка сузылган конференция 2008 елда булган иде - Владимир Путин сорауларга 4 сәгать тә 40 минут дәвамында җавап бирде.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев