Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Воронеж өлкәсендәге пенсионер лотереяга 506 миллион сум откан

Русское лото" лотереясын оештыручылар 5 ноябрьдә 506 миллион сум откан Воронеж өлкәсендә яшәүчене эзләп тапкан. Бу хакта шимбә "Столото" дәүләт лотереясын таратучы-компаниянең рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза ТАСС. Җиңүче - 63 яшьлек Наталья Петровна Власова. Аның сүзләренчә, ул билетны тикшерергә оныгына биргән. Ул билет отмады дигән, аннары лотерея атна...

Русское лото" лотереясын оештыручылар 5 ноябрьдә 506 миллион сум откан Воронеж өлкәсендә яшәүчене эзләп тапкан. Бу хакта шимбә "Столото" дәүләт лотереясын таратучы-компаниянең рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза ТАСС.
Җиңүче - 63 яшьлек Наталья Петровна Власова. Аның сүзләренчә, ул билетны тикшерергә оныгына биргән. Ул билет отмады дигән, аннары лотерея атна буе киштәдә яткан.
"Икенче тапкыр билетны сайтта үзем тикшердем. Номерны җыйгач зур отыш суммасын күрдем. Аннары берничә тапкыр шалтыратып бу мәгълүматны тикшердек", - дип сөйләде пенсионерның кызы, ул откан сумманы алу өчен әнисе белән бергә Мәскәүгә килгән.
Наталья Власова әлегә бу зур сумманы нәрсәгә сарыф итү турында уйламаганнар, әмма бер өлеше хәйриячелеккә сарыф ителәчәген әйткән.
Бу - Россия лотерея тарихында иң зур сумма.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X