Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

XXVII Татар яшьләре көннәре делегатлары Казанга җыелды

Бүген, 25 август көнне, Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан XXVII Татар яшьләре көннәренә егет-кызлар җыелды. Татар яшьләре көннәренә 150 делегат теркәлгән. Делегатлар иртәнге 8 дә "Идел" яшьләр үзәгендә җыела башлады.12:00 сәгатьтә делегатлар Казан Кремленә һәм Татарстан Республикасының Милли музеена юл тоттылар. Делегатларның күбесе Казанда һәм Казан Кремлендә беренче тапкыр. Кырымнан...

Бүген, 25 август көнне, Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан XXVII Татар яшьләре көннәренә егет-кызлар җыелды. Татар яшьләре көннәренә 150 делегат теркәлгән.

Делегатлар иртәнге 8 дә "Идел" яшьләр үзәгендә җыела башлады.12:00 сәгатьтә делегатлар Казан Кремленә һәм Татарстан Республикасының Милли музеена юл тоттылар.

Делегатларның күбесе Казанда һәм Казан Кремлендә беренче тапкыр. Кырымнан килгән Эмиль Милушевның да Казанга тәүге килүе. Эмильнең әти-әниләре Кырымга Казаннан күченгән була. "Казанга килү мөмкинчелеге чыгу белән шунда ук ризалаштым. Минем тамырларым моннан чыккан. Бу телне дә өйрәнергә бер дигән мөмкинлек", - ди ул.

"Мин үзем Кырымның Семфирополь шәһәреннән килдем, һәм аның белән чагыштырганда, Казан гаять зур, чиста, матур шәһәр. Бик ошады. Барлык кешеләр дә дус, аралашучан", - дип сөйләде Эмиль Милушев

Татар яшьләре көннәре 25-29 август дәвам итәчәк. Делегатлар "Борис Полевой" теплоходында Ульяновск, Самара, Тольяти, Болгар шәһәрләренә сәяхәт итәчәк һәм татар җәмәгатьчелеге белән танышачак.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев