Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Җәй саклык сорый: Татарстанда суга батучылар һәм гөмбә белән агуланучылар саны арткан, кабаннар һәм еланнар азган

Җәй кояшлы матур көннәре, җиләк, гөмбә, мәтрүшкә, файдалы үләннәргә бай урманнары, су коенулары белән матур. Әмма бу чор өчен хас булган хәвеф-хәтәрләр дә байтак. Урманнар Явым-төшем күп булгач, гөмбә сезоны быел иртәрәк башланды. Инде агулану очраклары да бар, ди белгечләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология...

Җәй кояшлы матур көннәре, җиләк, гөмбә, мәтрүшкә, файдалы үләннәргә бай урманнары, су коенулары белән матур. Әмма бу чор өчен хас булган хәвеф-хәтәрләр дә байтак.

Урманнар

Явым-төшем күп булгач, гөмбә сезоны быел иртәрәк башланды. Инде агулану очраклары да бар, ди белгечләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге табиб-реаниматологы Алия Насыйбуллина «Татар-информ»га әйтүенчә, Казанда гына да шундый 20 мөрәҗәгать булган, бу шик расланып, 12 кеше хастаханәгә салынган.

- Әгәр ашкайнату системасында хроник чир бар икән, гөмбә ашау бөтенләй ярамый. Гөмбә ул - иң авыр ризыкларның берсе. Әйе, гөмбә - тәмле азык, әмма аның әллә ни файдалы матдәләре юк. Гөмбә ашамыйча да яшәп була, тик Россия халкы аны барыбер ашаячак. Әгәр җыябыз икән, ул якын арада эшкәртелергә тиеш. Тәүлектән артык эшкәртелмәгән гөмбәне ашау куркыныч. Термик эшкәртү, иренмичә берничә тапкыр пешерү кирәк, - дип билгеләп үткән табиб.
Бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчә өлгерә. Җәй көне без витамин туплап калырга тырышабыз. Күпләребез, үз бакчасында, түтәлендә үскән нигъмәтләрне юып та тормыйча авыз итәргә мөмкин. Ә табиблар, болай эшләргә ярамый, дип кисәтә. Татарстанның республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе бүлек мөдире Гүзәл Корбанова әйтүенчә, бакча җиләге, нигездә, җир тигезлегендә үсә. Җирдә исә суалчаннар, гади гельминтлар, эчәк инфекциясе уятучылар күп. Яшел тәмләткечләр, укроп, петрушка, салат яфракларын краннан аккан суда гына юып алабыз, әмма ул юылып бетми. Иң зур зыянны да шулар тудыра. Суалчан йомыркасы сабакларга ныклап берегә. Шуңа күрә биш-ун минутка суга салып торырга кирәк. Алар шул вакытта суга төшә. Аннан соң исә кран астында чайкап алыр­га киңәш итә ул.

Сулыклар

Быел коену сезоны да, башка еллар белән чагыштырганда, күпкә соңрак башланды, әмма аңа карамастан, суда батып үлүчеләр турында әледән-әле хәбәрләр килеп тора. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, ел башыннан рес­публика сулыкларында 39 хәвеф-хәтәр теркәлгән. Анда 25 кеше (шул исәптән алты бала) һәлак булган. Сүз уңаеннан, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе даими үткәреп килүче мониторинг мәгълүматлары буенча, Казансуда сульфат һәм азот концентрациясе санитар-гигиена нормативларыннан 3,4-7,2 тапкырга артып киткән. Алар барлык тикшерүләрнең 98 процентында теркәлгән. Гидробиологик мониторинг нәтиҗәләре буенча, Казансу елгасы өслеге сыйфаты начар түгел, су аз пычранган. Хәзерге вакытта су «чәчәк ата», бу исә зәңгәр-яшел суүсемнәр ныклап үсү белән бәйле.

Еланнар һәм кабаннар

Татарстанның Алабуга районында кабан дуңгызлары азган. Яңа Мурзиха авылы халкы сүзләренә караганда, көтелмәгән кунаклар бирегә төн уртасында килә икән. Кешеләрнең бакчаларына кереп, бәрәңге, яшелчәләренә зыян салганнар. Авыл советы башлыгы Илдар Гаделшин «ШК» хәбәрчесенә әйтүенчә, кабан дуңгызларының авылга узган елларда да килгәне булган, әмма алар быелгы кебек күп булмаган.
- Быел бөтенләй бастылар. Алар моннан ике атна чамасы элек күренә башладылар, - ди ул.

Кайда - кабан, кайда - елан дигәндәй, шушы көннәрдә Лениногорск районының үзәк хастаханәсенә кара елан тешләгән бер ханымны китергәннәр. Бу хәл Үрнәк авылы янында килеп чыккан. Хәзерге вакытта авыруның хәле яхшы, ди табиблар. Табиблар әйтүенчә, елан агуында чит аксым бар. Ул канга эләккән очракта, анафилактик шок башлана. Шуңа күрә соңга калмыйча, елан агуына каршы сыворотка ясалырга тиеш. Ә менә агуны ярадан мөстәкыйль рәвештә алырга һәм ул урынга бау бәйләргә киңәш ителми. Мондый чаралар бик тиз арада аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Татарстан инеш-елгаларында да куркыныч еланнар барлыкка килгән. Кичә социаль челтәрләрдә Арча районының Сөрде авылы кешесе Зөлфәт Сабировның зур елан тотып төшкән фотосы пәйда булды. Авыл кешеләре белдергәнчә, елан инде берничә көн дәвамында, ысылдап, Сөрде, Түбән Оры, Югары Оры авылларында яшәүчеләрнең котын алып йөргән.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев