Шунысы игътибарга лаек, базарда ачык һавада гына түгел, ә ябык түбә астында да ит, балык, казылык ише продукция сату өчен сәүдә рәтләре булдырылган. Вакыт узу белән сәүдә рәтләре һәм тәкъдтим ителәчәк продукция тагын да арта төшәчәк, дип ышандыра җирле хакимият. Чөнки монда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә үткәрергә ниятлиләр икән.
Сүз уңаеннан, бистәнең иске базары реестрдан төшерелгән һәм аны төзекләндерү планлаштырылмый, ди.