Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Яңа Чишмә механизаторы Владимир Путин кулыннан бүләк алды (+видео)

Кичә, 10 мартта, РФ Президенты Владимир Путин илнең күренекле кешеләренә һәм кайбер чит ил гражданнарына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ил башлыгы кулыннан бүләк алырга Кремльгә 40 кеше чакырылган иде. Араларында Татарстан вәкилен дә күреп сөендек. Агросәнәгать комплексын үстерүдәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Яңа Чишмә районының "Сөт...

Кичә, 10 мартта, РФ Президенты Владимир Путин илнең күренекле кешеләренә һәм кайбер чит ил гражданнарына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Ил башлыгы кулыннан бүләк алырга Кремльгә 40 кеше чакырылган иде. Араларында Татарстан вәкилен дә күреп сөендек.

Агросәнәгать комплексын үстерүдәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Яңа Чишмә районының "Сөт иле" - "Яңа Чишмә" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы механизаторы Ринат Сөләйманов Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Дуслык ордены белән бүләкләнде.

40 еллык эш тәҗрибәсенә ия булган Шахмай авылы механизаторы турында видеоязма карый аласыз.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев