Теләче Информ

Яңа Ел Белән! (Илдус Фатыйхович Зарипов тәбрикләве)

Үзенең энҗе карлары, өмет-ышанычлары белән яңа 2016 ел якынлаша. Эреле-ваклы вакыйгалары белән бергә егерме беренче гасырның унбишенче елы да тарих куенына китә. Гадәттә без Иске ел белән саубуллашканда узган елның истә калган вакыйгаларын хәтеребездә яңартабыз. 2016 ел безгә шатлыклы мизгелләр китерде, мәшәкатьләре дә җитәрлек булды. Районыбызның иң уңган игенчеләре булып...

Үзенең энҗе карлары, өмет-ышанычлары белән яңа 2016 ел якынлаша. Эреле-ваклы вакыйгалары белән бергә егерме беренче гасырның унбишенче елы да тарих куенына китә. Гадәттә без Иске ел белән саубуллашканда узган елның истә калган вакыйгаларын хәтеребездә яңартабыз. 2016 ел безгә шатлыклы мизгелләр китерде, мәшәкатьләре дә җитәрлек булды.

Районыбызның иң уңган игенчеләре булып җавап-лылыгы чикләнгән "Алан", "Игенче" ширкәтләре, "Сөт иле -

Теләче" агрофир-масының Сауш бүлекчәсе хезмәтчәннәре танылды. Әлбәттә, игенчелектә ирешкән уңышларыбыз терлекчелектәге күрсәткеч-ләрдә дә чагылыш таба. Сөтчелек фермалары буенча җаваплылыгы чикләнгән "Алан", "Игенче", "Нирус", "Агролак" ширкәтләре терлекчеләре уңышлы һәм тотрыклы эшләп киләләр. Терлек симертүдә дә әлеге хуҗалыкларга тиңнәр юк.

Районыбызда фермерлык хәрәкәте дә зур үсеш кичерә. Районда оешма крестьян-фермер хуҗалыкларында 703 баш мөгезле эре терлек бар. Бу узган елгыга караганда 188 башка (137% ка) артык. Шуның эчендә 268 савым сыеры бар. Аларның саны 80 башка (143% ка) артты. Моннан тыш, крестьян-фермер хуҗалыкларында сарыкчылык тармагы да зур үсеш кичерде. Сарыкларның баш саны былтыргыга караганда 158 башка (119% ка) артык.

Тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин: бүген Теләче сәнәгать мәйданчыгы кече һәм урта эшмәкәрлекне җәлеп итәр өчен һәркемгә үрнәк, уңышлы индустриаль мәйданчыкларның берсе. Биредә ачылу көненнән башлап, сигез резидент үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Яңа инвестицияләр җәлеп итү максатыннан 12 предприятие белән килешү төзелде.

Узып баручы елда республика программасы нигезендә Шәтке авылында 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, Үзәк урта мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелде, Әбде һәм Теләче авылларында яңа спорт мәйданчыклары ачылды. Шулай ук республика программасы белән Тактамыш авылында төзелгән яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты, Шәтке авылындагы ветеринария пункты һәм Олы Кибәхуҗа авылындагы яңа мәдәният йорты да бу авылларда яшәүчеләргә фәкать сөенеч кенә китергәндер.

Бүген сәнгать, спорт, сәүдә, сәнәгать һәм социаль - көнкүреш өлкәләрендә ирешкән уңышларыбыз да куанычлы. Үтеп баручы ел безнең өчен уңышлы һәм нәтиҗәле булды. Хоккейчы ир-егетләребез "Б" дивизионында (ачык хоккей мәйданчыклы авыл районнары арасында - ред.) өченче ел рәттән республика чемпионы исемен яулады. Районыбызның милли көрәш буенча җыелма командасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына һәм республика беренчелегенә үткәрелгән мәртәбәле ярышларда лаеклы икенче урынны яулады. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сердәш" Халык театры халык театрларының 15 нче төбәкара "Идел-йорт" дип исемләнгән фестивальдә Гран-прига лаек булды.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә һәм районыбызның һәр кешесенә бик күп бәхет һәм онытылмас якты көннәр алып килсен иде дигән теләктә калам.

Чын күңелемнән барыгызга да исәнлек-саулык, күтәренке рух, гаилә тынычлыгы хезмәтегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим. Яңа еллар, Раштуа бәйрәмнәре олыгызга, кечегезгә тынычлык, иминлек, бәхет-шатлык һәм сөенечләр алып килсен.

Илдус Зарипов,

муниципаль район башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: