Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Яңа ел шатлык китерсен дисәң

Бу көннәрдә һәрберебез яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Утлы маймылны "яулау" өчен бәйрәм төнен кайда һәм ничек үткәрергә, нәрсә кияргә, өйне ничек бизәргә һәм өстәл түренә нәрсәләр куярга - түбәндәге киңәшләребез шул хакта. Утлы маймыл кызыл төсне ярата Узып баручы елның соңгы ае нәтиҗәләр чыгару, яңа елга планнар кору...

Бу көннәрдә һәрберебез яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Утлы маймылны "яулау" өчен бәйрәм төнен кайда һәм ничек үткәрергә, нәрсә кияргә, өйне ничек бизәргә һәм өстәл түренә нәрсәләр куярга - түбәндәге киңәшләребез шул хакта.


Утлы маймыл кызыл төсне ярата

Узып баручы елның соңгы ае нәтиҗәләр чыгару, яңа елга планнар кору белән бәйле булса да, хатын-кызлар өчен иң күңеллесе, мөгаен, яңа ел киченә күлмәк сайлаудыр. Яңа ел бәйрәмен матур кием киеп каршылау да бик мөһим. Бәйрәмдә теләсә нинди күлмәк кияргә була, билгеле.

Әмма Утлы маймылның үз кагыйдәләре дә бар. Бәйрәм төненә, һичшиксез, табигый тукымалардан тегелгән (бәрхет, атлас, ефәк, органза, күн) кызыл, кара-кызыл, алсу төстәгесен сайларга тырышыгыз. Шулай ук кызгылт-сары, алтын, сары, коралл төстәге күлмәк сайласагыз да урынлы булыр.

Чәчне «койрык»ка җыярга яки туздырып, бераз көдрәләтеп җибәрергә мөмкин. Һәрхәлдә, прическа хатын-кызның табигый матурлыгын, нәфислеген чагылдырырга тиеш. Макияжда да шул ук принципларга таянырга киңәш ителә. Хушбуйның чәчәк исе аңкытып торганы яхшы. Маникюр төсен кием төсенә карап сайлыйбыз, ә тырнакларның формасы табигый калсын.

Ир-атларыбызга караңгы төстәге классик костюм һәм яхшылап үтүкләнгән күлмәк туры килеп торачак. Оригиналь галстук исә Утлы маймылны сөендерәчәк. Шулай ук киләсе ел хуҗасы яхшылап кырынган һәм җыйнак чәчле ир-атларга илтифат белән караячак.

Өстәл түрендә - банан...

Маймыл барысын да ашарга мөмкин дигәннән чыгып, бәйрәм өстәлендә яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит, балык, краб һ.б. ризыклар булырга тиеш.

Маймыл баллы ризыклар да ярата. Шуна бәйрәм өстәленә берничә төрле десерт әзерләргә дә мөмкин. Тик десерт составында банан, алма һәм башка җиләк-җимешләрнең дә булуы шарт Балыктан пешерелгән ризыкларга да өстенлек бирергә кирәк. Балык - тормыштагы бәхетле үзгәрешләр символы.

Утлы маймыл елына керүебезне өстәлнең бизәлешендә дә ассызыклап үтәргә кирәк. Ел хуҗабикәсенә бәйрәмчә күтәренке, якты төсләрдәге бар нәрсә дә ошаячак. Матур савыт-саба, затлы салфеткалар, табигый тукымадан тегелгән эскәтерләр бик урынлы булыр. Өстәл бизәлешендә кызыл төсләр өстенлек итсә - бигрәк тә яхшы.

Яңа елны кайда каршы алырга?

2016 елны кайда каршы алсаң да ярый. Бу хакта махсус "күрсәтмәләр" юк. Бу бәйрәм - вакытны кызыклы һәм күңелле итеп үткәрү өчен яхшы форсат. Туганнарың белән кечкенә генә гаилә учагындамы әллә дусларың белән зур компаниядәме - анысы мөһим түгел. Активлык һәм күңел ачуларны яраткан Маймыл сезгә күп кенә көтелмәгән бүләкләр әзерләр.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев