Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Яңгыр күп яву сәбәпле, Зөя елгасы күпер өстеннән бер метрга күтәрелгән

Буа районында Кыят һәм Черки-Кильдураз авыллары янындагы аз сулы урыннардан түбәнрәк күперләрдә су 130 һәм 110 сантиметрга кадәр күтәрелгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Искәртеп үтик, алдан "Татар-информ" Буа районында, яңгыр нык булу сәбәпле, ике күпердән йөрү куркыныч булганга, хәрәкәт туктатылган...

Буа районында Кыят һәм Черки-Кильдураз авыллары янындагы аз сулы урыннардан түбәнрәк күперләрдә су 130 һәм 110 сантиметрга кадәр күтәрелгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, алдан "Татар-информ" Буа районында, яңгыр нык булу сәбәпле, ике күпердән йөрү куркыныч булганга, хәрәкәт туктатылган булуын хәбәр иткән иде. Шунлыктан әйләнеч маршрутлар тәкъдим ителде. Кичә күперләр өстендәге су биеклеге 25 сантиметрдан артмаган.

Экстрен хезмәтләр ярдәме әйләнеч юллар аркылы тәэмин ителәчәк, урыны белән су тирәнлеген үлчәү постлары, транспорт хәрәкәтен чикли торган билгеләр һәм аншлаглар куелган. 1нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре , коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре кизү торачак.


Торак пунктларга куркыныч янамый, тормыш алып бару шартлары үзгәрешсез, кешеләрне эвакуацияләү таләп ителми.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев