Теләче Информ

Яхшы гамәл: Түбән Кама ягында пошины коткарганнар

Кичә Түбән Кама районы Афанас авылында гадәттән тыш хәл булган - коткаручыларга пошины иреккә чыгарырга туры килгән. Әлеге хәл турында коткаручыларга "112" хезмәте аша хәбәр ителә. Поши авыл янындагы биологик чистарту корылмасына кысылып калган була. Эш бик катлаулы була: пошины коткару операциясе дүрт сәгатькә сузыла. Пошины аркан һәм аучылык хуҗалыгының...

Кичә Түбән Кама районы Афанас авылында гадәттән тыш хәл булган - коткаручыларга пошины иреккә чыгарырга туры килгән.

Әлеге хәл турында коткаручыларга "112" хезмәте аша хәбәр ителә. Поши авыл янындагы биологик чистарту корылмасына кысылып калган була. Эш бик катлаулы була: пошины коткару операциясе дүрт сәгатькә сузыла. Пошины аркан һәм аучылык хуҗалыгының УАЗ машинасы ярдәмендә иреккә чыгаралар. Поши белән барысы да яхшы - ул урманга кереп качкан.

Реклама

Интертат

Фото: mchs.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: