Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Якташыбыз журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Татар журналисты, "Азатлык" радиосы корреспонденты Наил Аланның җәсаде Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасыннан кайтарылып, туган авылында - Татарстанның Теләче районы Алан авылында җирләнде.

  • “Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан быел 12 июнь көнне Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була.

Наил Аланның җәсаден Казанга очкыч белән кайтару Португалиянең Лиссабон шәһәре һәм Мәскәү аша башкарылган. "Азатлык" радиосының татар-башкорт бюросы җитәкчесе Рим Гыйлфанов барлык чыгымнары "Азатлык" радиосы каплады, диде.

Наил Алан үзен туган авылында җирләүне васыять иткән булган. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга  дип аның сабакташлары, фикердәшләре, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, Алан авылы халкы җыелды. Мәрхүмне озату Казанда да, Алан авылында да оештырылды.

Җеназа намазын Казанның "Ярдәм" мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов үткәрде. 

"Барыбыз да Наилне татар халкы мәнфәгатьләре өчен яшәгән, җан аткан, бөтен гомерен, иҗатын шуңа багышлаган шәхес дип беләбез. Ул бик зур мирас калдырды, аның эшчәнлеген безгә барларга, ядкарен сакларга кирәк. Аның рухы һәрвакыт арабызда булыр. Аның якты истәлеген сакларбыз дип уйлыйм", - дип озатты аны КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин. 

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, әдәбият галиме Дания Заһидуллина Наил Аланның татар мәдәниятен, мирасын саклауга керткән өлешен билгеләп үтте. "Аның һәр язмасы милләткә, халыкка багышланган язма иде. Ул халык яхшырак яшәсен өчен, тел һәм мәдәният сакланып калсын өчен бертуктаусыз үзенең сүзе белән халкыбызны уятырга омтылды. Алан авылында мәктәпнең сакланып калуы, Татарстандагы күп кенә авылларда мәктәпләрнең сакланып калуында Наилнең өлеше бик зур булды. Шуңа да без аны татар халкының югалтуы буларак кабул итәбез", - диде ул. Дания Заһидуллина Наил Алан җәсаден туган ягына кайтару процессының бик катлаулы булуын искәртте. "Аны тиз арада алып кайтуда Татарстан хөкүмәте, хезмәттәшләре, дуслары бик нык ярдәм итте. Бу Наилне зурлауның, кем икәнлеген аңлауның бер чагылышы", диде ул.

"Наил Аланның нинди эз калдырганын әле хөкүмәт тә, халык та белеп бетермәгән. Ул бик нечкә уйлы иде, зур эшләр эшләде", - дип өстәде Наил Аланны җирләү мәрасименә Төмәннән махсус килгән эшмәкәр, Төмән өлкәсе татар конгрессы җитәкчесе Ринат Насыйров. 

  • Наил Алан (Наил Вазыйх улы Хисамиев) 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туган. 1980 елда Алан урта мәктәбен, 1986 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Төмәндә эшләгән. Соңгы эш урыны - "Азатлык" радиосы. Соңгы елларда Прагада яшәде. 

Алсу Исмәгыйлева

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X