Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Җәяүлене уздырмаган өчен 2500 сум штраф

Җәяүлене уздырмаган өчен штрафны 2500 сумга күтәрергә дигән закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта ук кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС. Хәзер бу кагыйдәне бозган өчен 1500 сум штраф каралган. Әмма, бу машина йөртүчеләрне туктатмый. Россиядә җәяүлегә юл бирмәүчеләр саны елдан ел артып бара. 2015 елда шундый 1,66 миллион очрак...

Җәяүлене уздырмаган өчен штрафны 2500 сумга күтәрергә дигән закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта ук кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС.
Хәзер бу кагыйдәне бозган өчен 1500 сум штраф каралган. Әмма, бу машина йөртүчеләрне туктатмый. Россиядә җәяүлегә юл бирмәүчеләр саны елдан ел артып бара. 2015 елда шундый 1,66 миллион очрак теркәлгән булса, 2016 елда бу сан 1,8 миллионга җиткән. Хәзер җәяүленең төренә, вакыйга барышына карап, штраф саны 2500 сумга кадәр күтәреләчәк. Законның кайчаннан гамәлгә керәчәге әлегә төгәл билгеләнмәгән.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев