Алар караклыкта, кеше урлауда һәм янауда гаепле, дип табылды. Суд тарафыннан ачыкланганча, 2006 елның октябреннән 2011 елның мартына кадәр хөкем ителүчеләр эчүчелек белән мавыгучы, ялгыз яшәүче Казан кешеләренең фатирларын үзләштергән. Алар исеменә кредит рәсмиләштерү очраклары да булган. Явыз ниятле әлеге адәмнәрнең гамәлләреннән 4 кеше зыян күргән.
Татарстан Югары суды Марина Скрипальне - 8 елга, Антон Тихомиров белән Рубен Кучушевны 8 һәм 7 елга ирекләреннән мәхрүм итте.Беренчесе шул вакытны гомуми режимлы, ә калган икесе кырыс режимлы колониядә уздырачак.