Теләче Информ

Теләче районы

Новости со всего света

Ялларга һава торышының бозылуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә һава торышының бозылу ихтималы бар. Иртәгә, 20 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшеп көтелми. Көньяк-кнбатыштан талгын җил исә. Һаваның температурасы төнге сәгатьләрдә - +7..+12, көндез +20..+25 градус җылы булачак. 21 майда көндез инде яңгырлар, яшен көтелә...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә һава торышының бозылу ихтималы бар.

Иртәгә, 20 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшеп көтелми. Көньяк-кнбатыштан талгын җил исә. Һаваның температурасы төнге сәгатьләрдә - +7..+12, көндез +20..+25 градус җылы булачак.

21 майда көндез инде яңгырлар, яшен көтелә һәм урыны белән боз яву ихтималы да бар. Көньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен үзгәртә һәм төньяк-көнбатыштан исә башлап, кыска вакытка шактый көчәя - тизлеге секундына 15-20 метрга җитә. Һава температурасы төнлә - +10..+15, көндез +16..+21,урыны белән +24 градуска кадәр җылы булачак.

22 майда яшенле яңгырлар, көчле җил кабатлана. Һава температурасы сизелерлек түбән төшә: төнлә - +3..+8, көндез +9..+14 градус кына җылы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев