Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Янал-Ненец автономияле өлкәсендә болан үрчетүчеләр "Газпром"ның ике менеджерын атып үтергән

Денис һәм Даниел Пяк исемле боланнар үрчетү белән шөгелләнүче ике бертуган һәм шул тирәгә ауга килгән Яңа Урунгойның "Газпром переработка" компаниясенең ремонт-механика хезмәтенең башлыгы 35 яшьлек Андрей Ходаков, ягулык бүлеге җитәкчесе 34 яшьлек Денис Свистунов арасында конфликт килеп чыга. Ике як та ау мылтыкларына тотына, атыш башлана, Ходаков белән Свистунов...

Денис һәм Даниел Пяк исемле боланнар үрчетү белән шөгелләнүче ике бертуган һәм шул тирәгә ауга килгән Яңа Урунгойның "Газпром переработка" компаниясенең ремонт-механика хезмәтенең башлыгы 35 яшьлек Андрей Ходаков, ягулык бүлеге җитәкчесе 34 яшьлек Денис Свистунов арасында конфликт килеп чыга. Ике як та ау мылтыкларына тотына, атыш башлана, Ходаков белән Свистунов атыш вакытында һаләк булалар, ә аларга каршы чыккан ике бертуган болан караучы яраланалар. Тикшерүчеләр әйтүенчә, бертуганнар терелеп беткәч тә аларны ике кешене үтерүдә гаепләп кулга алачаклар.

Әлегә кайсы якның беренче булып ут ачканы билгеле түгел, тикшерү эшләре бара.

фото: lifenews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев