Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Янгын сүндерүчеләр яна торган фатирдан ике кешене коткарган

Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күпкатлы йортта янгыннан ике кешене коткарган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Алдагы көнне көндез янгын сүндерү элемтәсе пункты үзәгенә Кол Гали урамында урнашкан 9/95 йортындагы бер фатир януы турында хәбәр килеп ирешкән. Гадәттән тыш...

Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күпкатлы йортта янгыннан ике кешене коткарган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Алдагы көнне көндез янгын сүндерү элемтәсе пункты үзәгенә Кол Гали урамында урнашкан 9/95 йортындагы бер фатир януы турында хәбәр килеп ирешкән.

Гадәттән тыш хәл урынына 7 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләре, тормышны тәэмин итү хезмәте бригадасы, табиблар һәм Тикшерү эшчәнлеге бүлеге тикшерүчесе килгән.

Янгын сигезенче каттагы фатирда килеп чыккан. Йортта яшәүчеләр янгын сүндерүчеләргә фатирда кеше булуы турында әйткән. Керү ишеге ачык торган. Фатирның балконында ике кеше булган.

Янгын сүндерүчеләр коткару битлекләре ярдәмендә зыян күрүчеләрне баскыч читлегенә эвакуацияләгән һәм табибларга тапшырган. Сигез квадрат метрлы мәйдандагы утны тиз арада сүндергәннәр.

Янгын нәтиҗәсендә 48 яшьлек ир-атның кул-аяклары пешкән һәм хастаханәгә озатылган. Шулай ук 17 яшьлек кыз да зыян күргән, әмма ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Янгынның башлангыч сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, дип фаразлана.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X