Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Янгында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән

Бу факт буенча БР Тикшерү комитеты тикшерү башлаган. Иртән Башкортстанның Стәрлетакмак шәһәрендә торак йортларның берсендә янгын чыккан. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган, ә 4 яшьлек бала урында һәлак булган. - Янгын турындагы хәбәр 5.34 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына килгәч, 9 катлы йортта бер бүлмәле фатир януы ачыкланган. Янгын сүндергәндә 36...

Бу факт буенча БР Тикшерү комитеты тикшерү башлаган.

Иртән Башкортстанның Стәрлетакмак шәһәрендә торак йортларның берсендә янгын чыккан. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган, ә 4 яшьлек бала урында һәлак булган.

- Янгын турындагы хәбәр 5.34 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына килгәч, 9 катлы йортта бер бүлмәле фатир януы ачыкланган. Янгын сүндергәндә 36 кеше, шул исәптә 6 бала коткарылган. Янгын 5.50 сәгатьтә сүндерелгән, - дип сөйләделәр Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Янгын чыккан фатирда 4 яшьлек баланың үле гәүдәсе табылган. Бу факт буенча БР Тикшерү комитеты тикшерү башлаган.

Хәзер янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X