Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Япониядә су басу нәтиҗәсендә 200гә якын кеше һәлак

Япониядә су басу нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 199 кешегә җиткән. Япония Министрлар Кабинеты генераль секретаре Есихидэ Суга журналистларга шул хакта хәбәр иткән. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы яза.

Есихидэ Суга билгеләп үткәнчә, бу әле соңгы сан түгел, табигать казасыннан зыян күргән районнарда кешеләрне эзләү дәвам итә.

«Без халыкка тиешле уңайлыклар булмаган шартларда һәм вакытлы сыену урыннарында яшәргә туры килмәсен өчен, мөмкин булганның барысын да эшлибез», - дигән Япония премьер-министры Синдзо Абэ.

Куркыныч районнардан эвакуцияләнгән 10 меңгә якын кеше палаткаларда яши.

  • Узган атнада Япониядә яуган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә илнең үзәк һәм көньяк-көнбатыш районнарын су баскан. 

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев