Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Японнар мобиль мәчет эшли башлаган

2020 елда Япониядә җәйге Олимпия уеннары үтәчәк. Әле бу зур чарага әзерлек бара. Оештыручылар фикеренчә, Японияга килүче һәркем, шул исәптән мөселманнар да, үзен туган илендәге кебек хис итәргә тиеш.

Шушы максаттан чыгып, «Tokyo Sports and Cultural Events» компаниясе тәгәрмәч өстендә үзенчәлекле мәчет эшләгән.

Компания директоры Ясухару Иноуе сүзләренә караганда, Япониядә мәчетләрнең аз булуы туристлар өчен уңайсызлыклар тудыруы мөмкин. Ә тәгәрмәч өстендәге мәчет гыйбадәт кылучылар өчен уңайлы булачак.

Мобиль мәчетләр спорт ярышлары үтәчәк стадионнар янына якын килә алачак. Ярышларны караучы җанатар мөселманнар өчен бу намазларны вакытында укырга мөмкинлек бирәчәк.

“Япония – ачык һәм кунакчыл ил, без “омотенаши” – япон кунакчыллыгы идеясе белән бүлешергә телибез”, -- ди Ясухару Иноуе.

 

Мәчет 25 тонна авырлыктагы йөк автомашинасына урнаштырылган, трансформациядән соң ул 48 квадрат метрлы гыйбадәт кылу бүлмәсенә әйләнә, анда 50 кеше намаз укый ала. Мәчеттә тәһарәт алу бүлмәләре дә бар.

Мобиль мәчет ясау идеясе Ясухару Иноуеда Катарда булган вакытта туган.

Фото: скриншот видео

https://ilmfeed.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев