Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Яр Чаллыда өч хатын-кыз мәетенә тап булганнар

Узган ялларда Яр Чаллы шәһәрендә өч хатын-кыз мәетенә тап булганнар. 6 нчы комплексның бер фатирында Мәскәүдән кунакка кайтып төшкән ир 55 яшьлек апасының мәетенә тап була

Ханым биш тәүлек элек вафат булган дип фаразлана.

Әлмәт таңнары язуынча, ГЭС бистәсендәге 3 нче комплексның бер фатирында күршесе 51 яшьлек хатынның мәетенә тап була.
 
Ул күршесе ишекне ачмагач коткаручыларны чакырта. Алар хатын-кыз мәетенә тап булалар. Ул табылганчы 12 сәгать элек җан биргән дип фаразлана. Бер ханым 13 нче комплекста яшәүче 64 яшьлек танышының үле гәүдәсенә тап булуын полициягә хәбәр итә.
 
Судмедэкспертлар мәетнең 15 тәүлек чамасы ятканын әйтәләр. Ул таркала башлаган була.
 
Мәетләрнең берсендә дә көч кулланып үтерү билгеләре булмый.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X