Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Яр Чаллыда хатын-кыз баласыннан баш тартып, аны ни өчен чүп савыты янында калдырган?

Яр Чаллыда баласын Перинаталь үзәк кырыенда чүп савыты янында ташлап калдырган ханымга табиблар аборт ясатырга рөхсәт итмәгән булган. Йөкле булуын белгән хатын-кыз аборт ясатырга җыенган, әмма сәламәтлеге өчен куркыныч булуын белгәч, баланы табарга уйлаган. Аннары аны Чаллыдагы Перинаталь үзәк янындагы чүп контейнеры янында калдырган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан...

Яр Чаллыда баласын Перинаталь үзәк кырыенда чүп савыты янында ташлап калдырган ханымга табиблар аборт ясатырга рөхсәт итмәгән булган.

Йөкле булуын белгән хатын-кыз аборт ясатырга җыенган, әмма сәламәтлеге өчен куркыныч булуын белгәч, баланы табарга уйлаган. Аннары аны Чаллыдагы Перинаталь үзәк янындагы чүп контейнеры янында калдырган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Кичә баланың анасы табылуы турында хәбәр ителгән иде. Ул Зәй шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек ханым булып чыкты. Тоткарланган ханым гаебен тулысынча таныган. Янәшә узып баручылар баланы күреп алганчы, ул шул урыннан китмичә көтеп торганын әйткән. Шулай ук, ханым ике баласы булуы һәм матди хәле бик авыр булуы турында сөйләгән. Караңгы булгач, бэби-боксны таба алмаган.

Искәртеп үтик, быел 25 нче апрель көнне кичен Перинаталь үзәк янындагы чүп контейнерлары артында бер айга кадәрге нарасый кыз бала табыла. Бала тавышын ишетүчеләр баланы хастаханәгә алып керә. Тикшерүчеләр "Кечкенә баланы үтермәкче булу" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев