Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ярыш экраны

Авыл кешесе өчен җаваплы вакыт - елны туйдырырлык көннәр бара. Җирдә эшләүдән тәм тапкан игенче-механизаторлар бәйрәм ялларында да кырда хезмәт куя. Икмәк игү җаваплы да, мәшәкатьле дә, шул ук вакытта саваплы да эш. 12 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда түбәндәге игенче-механизаторлар басуда иң күп...

Авыл кешесе өчен җаваплы вакыт - елны туйдырырлык көннәр бара. Җирдә эшләүдән тәм тапкан игенче-механизаторлар бәйрәм ялларында да кырда хезмәт куя. Икмәк игү җаваплы да, мәшәкатьле дә, шул ук вакытта саваплы да эш.
12 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда түбәндәге игенче-механизаторлар басуда иң күп норма-смена эш башкарып, алдынгылар сафында баралар. Менә алар:
Тырмалауда:
1 урында - Рамил Вакыйф улы Кәримов - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән.
2 урында - Раил Хәбир улы Хәсәншин - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Баландыш бүлекчәсеннән.
Җир эшкәртүдә:
1 урында - Владимир Николаевич Мазарченков - җаваплылыгы чикләнгән "АгроЛак" ширкәте.
2 урында - Гыйльфан Солтан улы Дәүлиев - җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтеннән.
Чәчү комплексы белән чәчү:
1 урында - Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов белән Илсур Мансур улы Галиуллин - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән.
2 урында - Илфат Нурмөхәммәт улы Габдуллин - җаваплылыгы чикләнгән "АгроЛак" ширкәте.
Гади чәчкечләр белән чәчү:
1 урында - Мөнәвир Мөнир улы Мөхәммәдиев - җаваплылыгы чикләнгән "Нирус" ширкәте
2 урында - Фирзәр Рефат улы Хәкимов - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан.
Өч көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте механизаторлары Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов белән Илсур Мансур улы Галиуллин иң күп норма-смена башкаручы буларак Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Әлеге ир-егетләребез минутны да әрәм итмичә, игеннәрне тиз арада шытып чыгуы һәм ныгып калуы өчен туфракта алтын бәясенә торган дым катламын югалтмаска тырышып эшлиләр. Ярыш маяклары буларак, алар үзләре артыннан башкаларны да ияртеп баралар. Урыннарда чәчүлек орлык, ягулык-майлау материаллары җитәрлек, эш шартлары булдырылган. Шуңа да игенче-механизаторларыбыз тырышып, булсын дип эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев