Теләче Информ

Яшел Үзән инкассаторын 14 елга утырттылар

Яшел Үзән шәһәр суды Игорь Богаченкога карата хөкем карары чыгарды. Бүген шәһәр судында хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасын талап качкан Игорь Богаченко һәм аның ике булышчысына карата кузгатылган эшкә нокта куелды. Игорь Богаченко кырыс режимлы колониягә озатылу шарты белән 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Илья Кострубин - 8 елга кырыс режимлы...

Яшел Үзән шәһәр суды Игорь Богаченкога карата хөкем карары чыгарды.

Реклама

Бүген шәһәр судында хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасын талап качкан Игорь Богаченко һәм аның ике булышчысына карата кузгатылган эшкә нокта куелды. Игорь Богаченко кырыс режимлы колониягә озатылу шарты белән 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Илья Кострубин - 8 елга кырыс режимлы колониягә озатылды, ә Юрий Зеликов булышлык күрсәтүдә гаепле, дип табылды һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул да кырыс режимлы колониягә озатылачак.

intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: