Яшел Үзәндә ир-ат җир астында күмелеп калып һәлак булган
Яшел Үзәндә бер ир-ат җир астында күмелеп калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәдәр иттеләр. Шул хактагы хәбәр Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә 16.13 сәгатьтә килә. Идел буе фанера-мебель комбинаты территориясеннән читтә бер кешенең җир астында күмелеп калганлыгы ачыклана. Урынга...
Яшел Үзәндә бер ир-ат җир астында күмелеп калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәдәр иттеләр.
Шул хактагы хәбәр Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә 16.13 сәгатьтә килә. Идел буе фанера-мебель комбинаты территориясеннән читтә бер кешенең җир астында күмелеп калганлыгы ачыклана.
Урынга 2нче зона янгын-коткару отряды һәм Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килә. Вокзал яны урамындагы ачык мәйданчыкта ике ир-ат, төсле металл эзләп, көнкүреш калдыклары өелгән чүплектә казынган дип фаразлана. Кайсыдыр мизгелдә җир ишелеп, ир-атларның берсе шуның астында калып һәлак булган.
Коткаручылар ир-атның мәетен җир астыннан алып, полицейскийларга тапшырган. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев