Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Яшел Үзәндә кешеләр үлеменә китергән янгын чыгуның сәбәпләре ачыкланды

12 ноябрьдә төнлә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге Загородный урамында кеше яшәми торган бер йортта янгын чыгуы турында 112 бердәм диспетчер хезмәте номерына хәбәр килеп ирешә, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Коткаручылар килгәндә бүрәнә йортның яртысы яна торган булган. Бу өйнең хуҗалары...

12 ноябрьдә төнлә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге Загородный урамында кеше яшәми торган бер йортта янгын чыгуы турында 112 бердәм диспетчер хезмәте номерына хәбәр килеп ирешә, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Коткаручылар килгәндә бүрәнә йортның яртысы яна торган булган. Бу өйнең хуҗалары инде 2016 елның мартында ук башка өйгә күчерелгән булган.

Янгын 12 минут эчендә сүндерелә. Янгын сүндерүчеләр арткы бүлмәдә ике ир-атның үле гәүдәсенә тап була. Соңрак ачыкланганча, аларның берсенә - 60, икенчесенә 61 яшь булган. Аның янына иптәшләре кил Октябрьдән монда билгеле яшәү урыны булмаган 60 яшьлек ир тора башлаган. Аның янына иптәшләре килеп, спиртлы эчемлекләр эчеп, тәмәке тарта торган булган. Нәкъ менә тәмәке тартканда саксызлык аркасында янгын чыгуга сәбәп булган дип фаразлана.

Янгын факты буенча коткаручылар Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе исеменә янгыннар һәм аларда кеше үлемен булдырмау буенча өстәмә чаралар күрү турында хат әзерли.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев