Теләче Информ

Яшел Үзәндәге ир көмәнле хатынын кыйнап, тәрәзәдән сикергән

Яшел Үзәндә яшәүче гаиләдә чыккан ызгыш бик кызганыч тәмамланган. 24 яшьлек ир исерек баштан йөкле хатынын кыйнаган. Дөрес, аның 22 яшьлек хатыны да салмыш хәлдә булган. Хатынның борын сөяге сынып, аңа "Ашыгыч медицина ярдәме" хезмәтен чакыртырга туры килгән. Ә ир моның белән генә туктап калмаган, икенче каттан сикергән. Анысы да...

Яшел Үзәндә яшәүче гаиләдә чыккан ызгыш бик кызганыч тәмамланган.

24 яшьлек ир исерек баштан йөкле хатынын кыйнаган. Дөрес, аның 22 яшьлек хатыны да салмыш хәлдә булган. Хатынның борын сөяге сынып, аңа "Ашыгыч медицина ярдәме" хезмәтен чакыртырга туры килгән. Ә ир моның белән генә туктап калмаган, икенче каттан сикергән. Анысы да имгәнеп, сырхауханәгә эләккән, дип җәмгыятьтәге ямьсез күренешне сурәтли Яшел Үзән районы газетасы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: