Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Яшьләр бистәсе” дини белем бирү проекты балаларны намазга бастырырга максат куйган

"Яшьләр бистәсе" белем бирү проекты катнашучылары Татарстанның 10 авылында 300 бала өчен бер атна дәвамында җәйге лагерь оештырган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә проектның җитәкчесе Әхмәд Насыйбуллин хәбәр итте. "Максат - балаларны намазга бастыру" Әхмәд әйтүенчә, укыту программасының максаты балаларны намазга бастыру. "Ел дәвамында намазда булган бөтен сүрәләрне һәм догаларны өйрәтергә...

"Яшьләр бистәсе" белем бирү проекты катнашучылары Татарстанның 10 авылында 300 бала өчен бер атна дәвамында җәйге лагерь оештырган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә проектның җитәкчесе Әхмәд Насыйбуллин хәбәр итте.


"Максат - балаларны намазга бастыру"

Әхмәд әйтүенчә, укыту программасының максаты балаларны намазга бастыру. "Ел дәвамында намазда булган бөтен сүрәләрне һәм догаларны өйрәтергә тырыштык. Ә лагерьда алар ел дәвамында өйрәнгән дәресләрне туплап, аларны намазга бастырырга ниятебез. Безнең бөтен программа шуның белән бәйле", - ди Әхмәд.

"Лагерь бер атна дәвам итте"

Балалар өчен оештырылган җәйге лагерьны Рамазан ае тәмамлану белән башлаганнар: "Быел лагерь бер атна дәвамында булды. Рамазан ае тәмамлану белән 26 июньдә лагерь башланды, 2 июльгә кадәр дәвам итте. Һәр көнне иртәнге тугыздан алып өйлә намазына кадәр без балаларны укыттык. Ә өйлә намазыннан соң ашау, төрле уеннар һәм башка чаралар", - ди ул. Укыту шәригать кануннары буенча аерым оештырылган: "Егетләрне кызларны аерым укыттык. Әмма уеннар, конкурсларны бергә уздырдык", - ди Әхмәд.

"5 район, 10 авыл, 300 бала"

"Җәйге лагерь Татарстанның Теләче, Лаеш, Кукмара, Арча һәм Әгерҗе районнарында барлыгы 10 авылда узды. Якынча 300 бала катнашты. Авылларга балаларны укытырга "Яшьләр бистәсе" тарафыннан 30 кеше җибәрелде. Алар арасында Россия ислам институты, Мөхәммәдия мәдрәсәсе, һәм башка уку йортлары шәкертләре", - дип сөйләде ул.

"Лагерь ике телдә булды"

"Татар телен белә торган егетләргә кызларга без программаны татар телендә бирдек. Кем татар телен аңламый, алар өчен русча программа төзелде, һәм аларны рус телен белә торган авылларга җибәрдек. Шулай итеп лагерьда укытулар ике телдә булды", - ди ул.

"Лагерьның соңгы көнендә фестиваль"

"Лагерьның соңгы көнендә фестиваль оештырдык. Узган елда без якын тирәдә урнашкан ике авылны берләштереп, бергә фестиваль ясаган идек. Быел һәрбер авылда аерым. Фестивальдә балаларга спорт чаралары буенча, һәм 7 көн дәвамында алган белемнәре буенча ярышлар уздырдык. Балаларга без үзебезнең махсус мактау кәгазе әзерләдек, ә бүләкләрне хәзрәтләр алды, шуңа күрә һәрбер авылда бүләкләр төрле", - дип сөйләде ул.

Мәгълүмат өчен: Әхмәд Насыйбуллин "Яшьләр бистәсе" дини белем бирү проекты җитәкчесе. Россия ислам институты магистры, шулай ук Казан Федераль университетын тәмамлаган.

"Яшьләр бистәсе" - дини белем бирү проекты. Ул проект кысаларында ел дәвамында һәр атна саен Татарстанның татар авыллары мәчетләрендә якшәмбе мәктәпләре оештырыла. Якшәмбе мәктәпләрендә проект катнашучылары балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтәләр. Шулай ук ел ахыры якынлаша проект катнашучылары балаларны Казанга экскурсиягә алып килә. Җәй көннәрендә проект тарафыннан балаларга җәйге лагерь оештырыла.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X