Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Язгы хәрби чакырылыш старт алды

Бүген, 1 апрельдә, Россиядә язгы хәрби чакырылыш башланды. Язгы чакырылыш вакытында илнең 155 мең егете армиягә алыначак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин имзалаган фәрманда әйтелә. Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Шул вакыт эчендә армиядә булмаган 18-27 яшьлек Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә алу каралган. Егетләр...

Бүген, 1 апрельдә, Россиядә язгы хәрби чакырылыш башланды.

Язгы чакырылыш вакытында илнең 155 мең егете армиягә алыначак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин имзалаган фәрманда әйтелә.

Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Шул вакыт эчендә армиядә булмаган 18-27 яшьлек Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә алу каралган. Егетләр 1 ел хезмәт итәчәк.

2015 елның язында армиягә 150 мең егет алынган иде.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X