Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Җырчы Айгөл Бариева Сингапурда ниләр күреп кайтан?

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормыш иптәше белән икәү генә Сингапурда ял итеп кайтты. Чит илдә булганда ук җырчы Инстаграмга матур күренешләрне сурәтләүче фото һәм видеолар урнаштырып барды. Айгөлнең Сингапур турындагы тәэсирләрен белергә теләп, үзе белән әңгәмә кордык. - Айгөл, ялгышмасам, кыш көне чит илгә бару сезнең гаилә өчен матур...

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормыш иптәше белән икәү генә Сингапурда ял итеп кайтты. Чит илдә булганда ук җырчы Инстаграмга матур күренешләрне сурәтләүче фото һәм видеолар урнаштырып барды. Айгөлнең Сингапур турындагы тәэсирләрен белергә теләп, үзе белән әңгәмә кордык.


- Айгөл, ялгышмасам, кыш көне чит илгә бару сезнең гаилә өчен матур традициягә әйләнде?


- Чыннан да, ел да кыш көне җылы якларга барып, җылынып кайтырга тырышабыз. Ә болай елга ике тапкыр - кыш һәм җәй көне чит илгә барабыз. Диңгезнең, тозлы суның файдасын күрәбез, Аллага шөкер.

- Сингапурга беренче тапкыр бардыгызмы? Юлга ничә сәгать сарыф ителде?


- Лилия Муллагалиева белән Австралиягә Сабан туена барганда, Сингапурда тукталган идек. Шуңа күрә кая баруымны бераз күзалладым. Ә тормыш иптәшемнең беренче баруы иде. Бер якка очу 13 сәгатькә тулды: Катарга кадәр 5 сәгать, аннан соң 8 сәгать.

- Нинди тәэсирләр калды? Андагы тәртипләр турында бераз сөйлә әле.


- Әйтергә кирәк, Сингапур 50 ел эчендә шундый зур үзгәрешләр кичергән икән - бу зур күрсәткеч. Шәһәре бик матур, аны йөреп чыгарга безгә вакыт та җитмәде, аяксыз кала яздык. Анда ел әйләнәсе 42 градус эссе, дымлылык югары. Дөрес, һәркайда да кондиционер эшли, ләкин аның аркасында салкын тидереп авыртучылар да күп. Законнары бик көчле. Әйтик, урамда сагыз ташлаган өчен штраф салына. Ә тәмәке тарткан өчен бик зур штраф каралган. Урамнарда исерек кешеләрне, хәер сорашучыларны, бомжларны күрә алмассыз. Теләсә кайда ашарга, эчәргә дә ярамый. Бәяләргә килгәндә, шул ук әйберләр бездә күпкә арзанрак тора. Сингапур - кыйммәтле ил.

- Шулай да, Айгөл, Сингапурда сине шаккатырганы нәрсә булды?


- Берсеннән-берсе биек биналар һәм шулар арасындагы иксез-чиксез яшеллек. Бу кадәр яшеллекне хәтта Мексикада да күргәнем булмады. Ул искиткеч матур! Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: һәр йорт аерым стильдә ясалган. Аларның берсе дә бер-берсенә ошамаган. Нинди дизайнерлар ясагандыр аларны...

- Ризыкларын ашарлыкмы соң?


- Нигездә Таиланд ризыклары әзерләнә. Шәхсән миңа ошамады. Артык күп тәмлеткеч салалар. Аш пешергәннәрен күзәтеп тордым. Безнең кебек үк сыер итеннән шулпа кайнатып чыгардылар. Һәм көрән төстәге тәмләткеч салдылар да, аш кара төскә керде. Алар өчен аш шундый була, шулай тәмле. Дуңгыз итен бөтенләй ашамыйлар да, пешермиләр дә диярлек. Күбесенчә сыер һәм тавык итеннән пешерәләр.


- Айгөл, Сингапурның үзендә диңгез юк. Кайда су коендыгыз?


- Сингапурдан ерак түгел Сентоза тропик утравы урнашкан. Анда пляж да, күңел ачу паркы, мультфильмнар төшерү студиясе, океанариум, кыскасы, барысы да бар. Гадәти көннәрдә кеше күп түгел, ял көннәрендә халык җыела. Туристлар бик күп. Аннан соң Сингапур үзе дә бит Таиланд, Бали, Вьетнам белән чиктәш. Миңа калса, Сингапурга елның теләсә кайсы вакытында барырга була, ул яктан уңайлы шәһәр. Без башта Вьетнамга барырга уйлаган идек, ләкин анда яңгырлар чоры туры килде.


- Туган якны сагынып кайттыңмы?


- Минем бик күп дус кызларым чит илгә күченеп китеп, шунда яшәп ята. Ләкин үзем чит җирдә яши алмас идем. Илемне, туган ягымны бик сагындым. Татар телендә аралашуга сусап кайттым. Кайтуга ук "ТНВ-Планета" каналын кабызып, шатлыктан елап җибәрдем.

Эльвира Шакирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев